Юдино бандитлары эше Россия Югары судында каралды
Казанның Юдино бистәсендә өч кешелек гаиләне, ике такси йөртүчене үтергән җинаятьчеләр Россия Югары судына шикаять белдергәнгә карап, җәза срокларын киметә алмады.
Судьялар коллегиясеэлеккеге хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Хөкем карары канунлы көченә керде.
Исегездә булса, апрельдә Татарстан Югары суды коточкыч җинаять кылган төркем башлыгы Николай Мокосеевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ите, кырыс режимлы төзәтү колониясенә озату карары чыгарган иде. Калган җинаятьчеләр: Руслан Меметов - 22 елга, бер үсмер - 9 ел да 8 айга, икенче үсмер - 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Суд ачыклаганча, 2014 елның 7 мартында 21 яшьлек Николай Мокосеев һәм 23 яшьлек Руслан Меметов балигъ булмаган ике үсмер белән башта 16 яшьтәге Артем Уваровны, аннары әтисен һәм өйдәге әни кешене үтергән иде. Моннан тыш Мокосеев балигъ булмаган үсмер белән ике такси йөртүченеә дә үтергәнлеге ачыкланды.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49290
Фото: http://svopi.ru/uploads/posts/2015-04/1429548026_1.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев