Яшь спортчылар очраган һәлакәт: эш судка җибәрелгән
Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы Казан балалары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте быел 21 майда, Түбән Новгород өлкәсе Кстово районында булган иде.
Әлеге җинаять эше башкаланың Совет районы судында каралачак. Төп фигурант - һәлакәткә очраган "Мерседес Бенц 22360С" микроавтобусының хуҗасы, 51 яшьлек Виктория Ларина. Ул саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән, кеше гомере куркынычсызлыгына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә (РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 3 нче бүлеге) гаепләнә.
Тикшерү фаразлары буенча, Виктория Ларина ТР Каратэ федерациясе белән телдән генә килешү төзегән. Әлеге рейс өчен автобус хуҗасы 70 мең сум акча сораган. Ә үзе ике автобус йөртүчегә 7шәр мең сум ышандырган. Ләкин аның йөртүчеләр белән рейс алды инструктажын үткәрмәве, аларның медицина тикшеренүе тәэмин итмәве ачыкланган. Моннан тыш автобуста балалар өчен махсус утыргычлар да, рейс алдыннан аның техник хәле тикшерелмәгән. Ул гына да түгел, балалар утырган автобус канунга каршы килеп, төнге вакытта хәрәкәт иткән.
Исегезгә төшерәбез, һәлакәт автобус йөртүченең руль артында йоклап китүе аркасында килеп чыкканлыгы әйтелде. Автобусның "МАН" йөк машинасы белән бәрелүе аркасында 12 яшьлек кыз, ТР Каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин һәм икенче йөртүче вафат булды, 10-11 яшьлек 10 үсмернең сәламәтлегенә зыян килде.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49827
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев