Яндырылган балыкчының дуслары җинаять урынына барды
10 октябрь көнне 38 яшьлек балыкчы Сергей Елесин югалган иде. Соңрак аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Бертуган Рәмис һәм Фәнис Ситдыйковлар әлеге җинаятьне кылуны таныган.
Сергей Елесинның дуслары аның үлемендә "112" хезмәтен җаваплы, дип саный. Бүген алар Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урынбасары белән очрашты. Нәкъ менә министрлык бинасыннан дуслары Сергейның истәлегенә багышланган автопробегны башлады.
Министр урынбасары Олег Степущенко "112" хезмәте эшчәнлегенә шалтыраткан кешенең кайда икәнлеген хәбәр итә торган мәгълүматны бирү турында Россия Хөкүмәтенең карары булмавы комачаулый, дип белдерде.
Автопробегта 40 тан артык машина катнашты. Колоннаны Юлпатруль хезмәте экипажы озатып барды. Балыкчылар башта юл-транспорт һәлакәте булган урынга барды. Нәкъ менә шул урында Ситдыйковлар Сергейга ташлана да инде. Аннан соң автомобиль колоннасы җинаять кылынган җиргә килде. Ул урынны яңадан сөргәннәр, шуңа җинаять эзләре күренми. "Нива" машинасы янган урында әле һаман да машина детальләре аунап ята....
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49894
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев