Терроризмга каршы теләктәшлек көне
3 сентябрь көне Россиядә "Терроризмга каршы теләктәшлек көне" итеп кабул иттелде.
Шушы көнне Беслан шәһәрендә булган кайгыдан соң, Россиядә бу көнне трагедия көне итеп тә искә алалар. Үткәннәргә күз салса, беренче сентябрьдә әлеге шәһәрнең беренче мәктәбен террористлар яулап алган иде. Ике көн дәвамында мәктәп спортзалын укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналарын биктә тоттылар. Шулай итеп, ул кайгы көне булып хәтердә калды.
Шушы көннәрдә эш һәм мәшгүльлек үзәге белгечләре эшсез гражданнар белән әлеге көн уңаеннан әңгәмә оештырдылар. Бу көнне башка илләрдә дә халык төрле форум, фестиваль, конференцияләрдә катнаша. Аларның барысын да "Без терроризмга каршы, безгә тыныч тормыш кирәк", дигән теләк берләштерә.
Фотосы: smiame.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев