Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда армиягә барудан куркып, 17 яшьлек үсмер үз-үзенә кул салган

Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган.

- Улым: "Армиядә үтерергә өйрәтәләр, мин теләмим, бармыйм. Бәлки кем дә булса телидер, кем дә булса телидер", - дип әйтә иде, - ди әни кеше. - Аны бервакыт егетләр кыйнаган иде. Ул, армиядә дә андыйлар булачак, дип әйтә килде. Үзен начарлыклар көткән мохиткә эләгүдән курыкты.

Әни кеше әйтүенчә, улының үз-үзенә кул салуы - мәктәп укытучылары һәм психологларның канәгатьләнерлек эш алып бармауларына да бәйле. Улын еш кына сыйныфташлары кыйнаган, ә укытучылар, психологлар битарафлык күрсәткән. Шуның аркасында өч мәртәбә мәктәбен алмаштырырга туры килгән.

- Яңа мәктәптә танышкан вакытта аңа, юләрләр генә мәктәптән мәктәпкә күчеп йөри, дип әйткәннәр. Бу сүзләр бит бөтен сыйныф алдында әйтелгән, - ди әни кеше. - Хәтта мәктәпне тәмамлагач улыма сыйфатлама да язып бирмәделәр.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48884

Фото: http://mediainfo.mk.ua/Photo6/400_NpAdvHover.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өч мәртәбә мәктәбен алмаштырган