Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Стройкерамика” директорына карата административ эш кузгатылды

"Районда хезмәт законнарының үтәлешен бозу фактлары бармы? Бу җәһәттән, прокуратура нинди эшчәнлек алып бара? И. Шакирҗанов".

Бу сорауга район прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов җавап бирә:
"Балык Бистәсе прокуратурасы район предприятие, оешмаларында хезмәт законнарының үтәлешен, аерым алганда хезмәт хакы түләүдә тоткарлыкларга, хезмәткә түләүдә башка закон бозуларны ачыклау буенча даими тикшерүләр үткәрә. Күптән түгел "Стройкерамика" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә шундый тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында предприятиенең 10 эшчесенә 2015 елның декбарь ае өчен хезмәт хакы түләмәгән булуы ачыкланды. Гомуми бурыч 235 мең сумнан артык.
Закон буенча, хезмәт хакы ярты ай саен коллектив килешү, хезмәт килешүе, оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре буенча билгеләнгән көнне бирелергә тиеш. Ә хезмәт хакы түләүдә тоткарлыкларга, хезмәткә түләүдә башка закон бозуларга юл куйган эш бирүче Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы һәм башка федераль законнар нигезендә җавапка тартыла.
Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча "Стройкерамика" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Игорь Максимовка карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе 1 бүлегендә каралган административ хокук тәртибе бозу турындагы эш ачылды.
Тикшерү материаллары белән карар Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Моннан тыш прокуратура хезмәт хакы буенча бурычларны түләтерү өчен суд әмерләре чыгару турында җәмәгать судына гариза да җибәрде. "Стройкерамика" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры адресына хезмәт закончалыкларын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Прокурор тәэсире актлары каралу стадиясендә.
Хезмәт хакы түләүдә тоткарлыкларга, хезмәткә түләүдә башка закон бозуларга юл кую фактлары булса, район прокуратурасына мөрәҗәгать итегез."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура закон