Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Шартларыгыз үтәлмәсә

Район үзәгендә диван, кәнәфиләрне төзекләндерүче шәхси эшмәкәрләр күп хәзер.

Әмма аларның да кайберләре аны синең күңелеңә хуш килерлек итеп төзәтмиләр бит әле. Мондый очракта авыл кешесе кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш соң? Соңгы вакытларда безгә мондый сораулар бирүчеләр саны күбәеп китте әле. Киңәш сорап без район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова белән элемтәгә кердек. Ул безгә болай дип җавап бирде:
-Мебельләрне яңарту, төзекләндерү хакында законда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү таләпләрен җайга салуда күп кенә тәкъдим-киңәшләр китерелә. Мондый оешма белән мебельләрегезне яңартуга килешү төзегендә кулланучының барлык тәкъдим, теләкләре искә алынырга тиеш. Үзара килешүдә мебельне төзәтү хакында барлык эш күләме күрсәтелә, аңа үзгәрешләр кертелгән очракта эскизен теркәргә дә онытырга ярамый. Килешү нигезендә заказның кайсы вакытта башкарылачагы һәм хезмәт өчен түләү тәртибе, хакы күрсәтелә. Ә килешү вакыты бозылган очракта һәр узган көн яисә сәгать өчен башкарылу бәясенең өч проценты күләмендә пеня түләргә тиеш булалар. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, башкаручы заказчы белән килешүдән тыш өстәмә рәвештә теге яки бу хезмәт өчен түләү хакын берничек тә күтәрә алмый. Кулланучы заказдагы кимчелек, җитешсезлекләрне һәм ул теләгәнчә башкарылмаган очракта язмача дәгъва белдерергә хокуклы. Инде берничек тә үзара килешә алмаган очракта, район кулланучылар оешмасына килеп мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: http://www.avtodizain13.ru/files/big/dsc00158.1352283116.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхси эшмәкәрләр күп хәзер