Сак булыгыз! Балык бистәсендә чегәннәр халыкны алдап йөриләр
Кеше алдау дигәндә нинди генә хәйләләргә бармыйлар бу чегәннәр!
Гражданнарның ышанычын яулар өчен психологик, гипноз алымнары да кулланалар, тышкы кыяфәтләрен дә үзгәртәләр. Булачак корбаннары турында мәгълүмат та туплыйлар.
Аларның төп эшчәнлеге беренче карашка әллә ни зарарлы да кебек түгел. Фатирларга, йортларга кереп түбән сыйфатлы кием-салым, көнкүреш техникасы тәкъдим итәләр. Башта бәяне бик югары куялар. Ни хикмәт, кешеләрне бу бәяләр куркытмый, шул кадәр акчалары булмау гына туктатып кала. Ә телгә оста чегәннәр кешедә күпме акча булуын ачыклыйлар һәм ахыры чиктә товарны шул суммага сатарга ризалашалар. Кеше арзанга эләктердем дип сөенә-сөенә ала инде. Аннары гына шул кадәр акчага әллә ни кирәге дә булмаган әйберне алуларына үкенәләр. Бу кармакка, беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләр эләгә.
Ә кайвакытта сәүдәгәрләр сыйфатында кергән чегәннәр ялгыз кешенең әйберләрен дә урлыйлар. Берсе сөйләштереп игтъибарын читкә юнәлтә, икенчесе фатирдагы бизәнү әйберләре, акча яшерелгән урыннарны "чистарта". Балалары белән хәер сорашып йөрүче чегәннәр дә шушы схема буенча "эшлиләр".
Моңа охшаш вакыйга безнең районда да булды. 2 март көнне Рус Әшнәге авылында бер чегән хуҗаның рөхсәте белән йортка керә һәм планшетлы компьютер, кесә телефоны урлый.
Район халкына уяулыкны югалтмаска, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез:
- таныш түгел кешеләргә ишек ачмагыз;
- чегәннәр белән сөйләшмәгез, алар яныннан тиз генә узып китегез;
- әгәр авылыгызда чегәннәр күренсә, полициянең деҗур бүлегенә, участок уполномоченныена хәбәр итегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, алданып ахмак адымнар ясамагыз!
Марина Боднарь,
эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы.
Фото: http://www.vesiskitim.ru/tag/vorovstvo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев