Паспортыңны алдаркараклардан сакла!
Төрле махинацияләр дә алдаркараклар еш кына гражданнар югалткан, урланган паспортлардан, аларның ксеркос күчерелмәләреннән файдаланалар. Кайбер җинаятьләр өчен паспорттагы мәгълүматлар да җитә.
Моннан тыш паспорт файдаланып хокук тәртибе бозу махинацияләренә студентларны, пенсионерларны, эшсезләрне дә җәлеп итәләр. Алар исеменә коммерция фирмалары, бер көнлек фирмалар, банк карталары, исәп-хисап счетлары теркиләр. Бу үзе үк закон бозу булып тора.
Әгәр Сезне тик томалга дигәндәй, фирма учредителе булырга өндиләр икән-ныклап уйланыгыз. Кагыйдә буларак, сезнең булачак "бизнесыгыз" бер көнлек фирма. Формаль яктан караганда, бу легаль коммерция оешмасы, әмма чынлыкта чын бизнес алып бармый. Мондый фирмалар оештыруның төп максаты- тыелган эшчәлеккә "пәрдә" булу. Бу мошенниклык, законсыз банк эшчәнлеге, ялган эшмәкәрлек, акча средстволарын легальләштерү, законсыз кредит алу, контрабанда, салым түләүдән качу һәм башкалар булырга мөмкин. Сезнең исемнән кылынган җинаятләр өчен учредитель буларак җавап бирергә туры киләчәк.
Әгәр паспортыгызны югалтсагыз, шулай ук сезнең исемгә берәр оешма рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгаьт итсәләр хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Паспортыгызның күчермәсен ясатканда барлык экземплярларын да алыгыз.
Паспорт ярдәмендә мошенниклык кылганда еш кына эшкә урнаштыру белән кызыктыралар. Яхшы вакансиягә дәгъва итүчеләрне штатка алу өчен "эш бирүчегә" документларын калдырып торуларын сорыйлар. Нәрсә генә вәгъдә итсәләр дә паспортыгызны бер кемгә дә бирмәгез. Аферистлардан, мошенниклардан сак булыгыз.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев