Оста караклар
Полициягә гариза язган арада ханымны кабат талаганнар. Әлеге хәл Түбән Камада булган.
Ханым фатирыннан кәрәзле телефонын урлаулары турында полициягә гариза язарга килә, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".
Ә бу вакытта караклар кабат аның фатирына керә һәм бу юлы азык-төлек урлап чыга. Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре Түбән Каманың ике кешесен тоткарлый. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52213
Фото: http://img2.gorod.lv/images/news_item/pic/257093/big/vor_krazha_grodno.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев