Автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерүчеләргә уңай шартлар тудыру максатында, бердәм агентлык Волгоград, Мурманск, Иваново, Ростов, Чиләбе өлкәләрендә һәм Краснодар краенда булдырылган.
- Кызганыч ки, полис килешүләре төзүдә республикадагы иминият агентлыкларында да ясалма киртәләр тудырыла, -диде Марат Шәрифуллин. - Быелның җиде аенда кулланучылардан 800 шикаять керде. Мөрәҗәгатьләрнең 209ы килешү төзегәндә өстәмә хезмәтләрне мәҗбүри тагуга, ә 86сы килешү төзүдән баш тартуга кагылышлы. ОСАГО полислары мәсьәләсендә хәлләр Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләрендә аеруча катлаулы. «ОСАГО бердәм агенты» полислар алуда чиратларны киметүне, иминиятләштерүгә кагылышлы өстәмә хезмәтләрне мәҗбүриләп тагуны бетерүне максат итеп куя.
Татарстанда 24 иминият компаниясе ОСАГО килешүләре төзү белән дә шөгыльләнә. Милли банк унбиш эре иминият компаниясе белән сөйләшү үткәргән. Россия Автоиминиятләштерүчеләр берлеге сайтында озакламыйча «бердәм агентлык» проекты кысаларында ОСАГО килешүләре төзүче иминият агентлыкларының адреслары биреләчәк. 2017 елның 1 гыйнварыннан ОСАГО полисларын интернет аша эшләтеп алу мөмкинлеге тудырылачак.
«ОСАГО бердәм агенты» проекты нигезендә килешүләр төзегәндә аңлашылмаулар яки башка мәсьәләләр чыкса, Россия банкы бүлеге - Татарстан Милли банкының «кайнар элемтә» телефоны: (843) 292-02-67.
Нет комментариев