Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мастерны урманга кертсәң....

"Кама урманчылыгы"ның Шомбыт участогы мастеры "Р" үзен урманның чын хуҗасы итеп тойган күрәсең.

Агач кисәргә бер нинди рөхсәте булмаган килеш яшьнәп үсеп утырган өч наратны кисеп аударган. Әле кайдан диген. Һәр төрле агач кисү тыелган кварталдан. Шул рәвешле урман хуҗалыгына 80 мең сумнан артык зыян китергән.

44 яшьлек ир-егеткә кузгатылган җинаять эше аерым тәртиптә каралды. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Китерелгән зыянны тулысынча каплады. Шуларны истә тотып "Р" 6 айга сынау срогы белән 8 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев