Россия Югары суды 32 яшьлек Әлмәт кешесе,инженер булып эшләгән Дмитрий Пановка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Татарстан Югары суды аны 19 елга кырыс режимлы колониягә озату һәм моннан тыш 2 елга иреген чикләү турында карар чыгарган иде.
Тикшерү органнары һәм суд ачыклаганча, Панов 2015 елның июнендә интернетта 4 миллион сумга Toyota Land Cruiser 200 машинасы сатылу турындагы белдерү күрә. Шуннан ул мәкерле план кора: хуҗасын үтереп, машинасына ия булырга тели.
Машина сатучы Йосыф Бабаев очрашуга дусты Гусейн Мамедов белән килә. Пановның кулында мылтык күреп, Бабаев урманга кереп кача ала. Ә ату һәм пычак ярасы алган Мамедовның гомере өзелә. Эзне бутау өчен Панов "112" хезмәтенә шалтырата, үзенә һөҗүм итүләрен хәбәр итә. Әмма тикшерүчеләр аның ялган сөйләвен аңлап ала. Ир-ат үз гаебен танымады.
Гражданлык шикаяте нәтиҗәсе буенча, Панов вафат булган Мамедовның туганнарына - 1 миллион сум, Бабаевка - 500 мең сум акча түләргә тиеш була.
Нет комментариев