Малида һәлак булучы авиакомпания хезмәткәрләренең гаиләсенә 1 миллион сум акча бирелә
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов "Волга-Днепр" авиакомпаниясенең Мали отелендә террорчылар тарафыннан үтерелгән хезмәткәрләренең гаиләсенә ярдәм күрсәтергә ышандырган.
Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә Мали башкаласы Бамакодагы Radisson отеленә бер төркем кораллы кешеләр һөҗүм итеп, 170 кеше тотык итеп алды. Көннең икенче яртысында Мали хәрби көчләренең махсус төркеме француз хәрбиләре ярдәмендә тотыкларны азат итте. Бәрелеш вакытында берничә кеше һәлак булды. Алар арасында Россия ватандашлары да бар. Һәлак булучы россиялеләр "Волга-Днепр" авиакомпаниясенең 6 хезмәткәре булып чыкты. Шушы компаниядә эшләүче тагын алты кеше азат ителде, алар зыян күрмәгән. Ульяновскида бүген матәм көне игълан ителде.
- Социаль хезмәтләргә тиешле йөкләмә бирелде, - дигән губернатор. - Һәр гаиләгә 1 миллион сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51218
Фото: http://newsgid.net/wp-content/uploads/2015/11/.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев