Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Корылмаганы да ата бит, җәмәгать!

Американнар шикелле үк булмасак та, безнең халык коралны ярата инде. Безнең районда гына да 434 кешедә 456 данә утлы корал исәпләнә икән.

Сүз законлы рәвештә, тиешле рөхсәт алып коралланган гражданнар турында бара. Нигездә алар утлы корал саклау кагыйдәләрен төгәл үтиләр. Шуларның 377се шома көпшәле ау , 22се сырлы көпшәле мылтык, карабиннар. Калганнары травматик һәм газ пистолетлары. Ә менә законсыз саклана торган коралның исәбен берәү дә белми . Берәүләр аны кирәге чыгар әле дип саклыйлардыр инде, икенчеләр җавплылыкка тартылудан куркып полициягә мөрәбәгать итмиләр. Мондый коралның фаҗига китереп чыгарырга мөмкин булуы турында уйламыйлар.

Күптән түгел, районда узган "Арсенал"оператив-профилактик операциясе вакытында бер гражданин ирекле рәвештә газ пистолетын тапшырган, икенче бер гаиләдән хуҗасы вафат булу сәбәпле ау мылтыгы алынган.

-Агымдагы елның тугыз аенда корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен 12 ау мылтыгы, 1 травматик пистолет алынды. Бу җавапсыз корал хуҗаларына карата административ беркетмәләр төзелде, штрафлар салынды. Ә 10 кеше үзләрендә саклана торган 4 ау мылтыгын, 6 газ пистолетын ирекле рәвештә тапшырдылар. Аларга коралның төренә карап акчалата түләү биреләчәк,- ди район эчке эшләр бүлегенең лицензия, рөхсәт эше буенча өлкән инспекторы Илфат Сафин.

Елына бер корылмаган мылтык та ата, диләр халыкта. Шуңа да йортта саклана торган утлы коралны вакытында полициягә тапшыруың хәерле. Үзләре табып алсалар җинаять җаваплылыгына да тартылуыгыз бар бит. Ә ирекле рәвештә тапшырсаң,акчалы да буласың,күңелең дә тынычлана.

Илгиз Җамалиев.

Фотосы: yablor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев