Казанда бер ир хатыныннан үч алган
Аерылышу турында сүз чыккач, өйдән куылган ир хатынының машинасына зур зыян китерә.
Күптән түгел Казан шәһәрендә була бу хәл. Ирле була торып гаиләне берүзе өстерәгән хатын тормыш иптәше белән аерылышырга була.
- Беркайда эшләми, төне буе кәеф-сафа корып йөри, эчәргә миннән акча сорый. Андый әрәмтамакны асрап ятар хәлем юк. Хатын-кыз башым белән гаиләне дә өстерим, ике баланы да үзем үстерәм. Иремә киемнәрен җыеп, фатирдан чыгып китәргә куштым. Аерылышабыз, дип әйттем, - дип сөли хатын үзе. Шушы сүзләрдән ярсыган ир хатынына үч итәргә тели. Кадак алып, аның машинасына теләсә нинди пычрак сүзләр яза, түбәсенә менеп сикерә. Хәзер аны кулга алганнар. Кылган гамәле өчен ир закон каршында җавап тотачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46213
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев