Безнең район да "Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциягә кушылды.
Аның беренче этабы 14-25 мартта үткәрелә. Киң җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, аларны медицинадан тыш максатларда куллануны профилактикалауга тарту, наркотиклар кертү каналларын ачыклап ябу акциянең төп максаты булып тора. Шулай ук балигъ булмаган үсмерләрне наркотикларга бәйле җинаятьләргә тарту фактларын ачыклауга җитди игътибар биреләчәк.
Соңгы елларда районыбызда наркотиклар кулланучыларның кимүе күзәтелсә дә тынычланып калырга иртәрәк әле. Бүгенге көндә 20 дән артык наркотик кулланучы исәптә тора икән. Агымдагы елда гына да наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле ике административ хокук тәртибе бозу факты ачыкланган. Бер кеше наркотик матдә саклаганы, икенчесе табиб билгеләвеннән тыш кулланганы өчен җавапка тартылган.
Наркотик кебек афәт район җирлегендә тамыр җибәрмәсен дисәк, һәрберебездән уяулык таләп ителә. Наркотик куллану, бигрәк тә бу "ак үлем" белән сәүдә итү фактларына тап булсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Бу очракта "бу миңа кагылмый, минем йортым читтә" кебек фәлсәфә белән яшәү һич кенә дә дөрес түгел. Һәрберебезнең баласы, оныгы, я булмаса берәр якыны бу афәтнең корбаны булырга мөмкин бит.
Илгиз Җамалиев.
Фотосы: vk.com
Нет комментариев