Прокуратура хезмәткәрләре бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Безнең төп бурычыбыз-җәмгыятебезне дәүләтне кануннар бозучылардан, явыз мәкерле гамәлләрдән һәм шул ук вакытта гражданнарны дәүләт органнары ягыннан булган кимсетелүләрдән саклау. Тагын да тәгаенли төшкәндә, шәхеснең, гражданинның Конституциядә каралган хокукларын, иреген, шулай ук дәүләтчелек һәм җәмгыять мәнфагатьләрен саклау, хокук кануннарының үтәлешен тәэмин...
Прокуратура хезмәткәрләре бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Безнең төп бурычыбыз-җәмгыятебезне дәүләтне кануннар бозучылардан, явыз мәкерле гамәлләрдән һәм шул ук вакытта гражданнарны дәүләт органнары ягыннан булган кимсетелүләрдән саклау. Тагын да тәгаенли төшкәндә, шәхеснең, гражданинның Конституциядә каралган хокукларын, иреген, шулай ук дәүләтчелек һәм җәмгыять мәнфагатьләрен саклау, хокук кануннарының үтәлешен тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру - бүгенге эшебезнең мөһим юнәлешләре булып торалар. Прокуратура бүгенге көндә кешеләрнең үз моң -зарлары, шикаятьләре белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы булып кала.
Тикмәгә генә бу оешманы иң ышанычлы дәүләт институты дип санамыйлар. Бу уңайдан безнең коллектив хезмәткәрләре тарафыннан да гражданнарның, балаларның, ветеран һәм инвалидларның хокукларын яклау, җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәш, тирә-як мөхитне саклау мәсьәләләре буенча зур эшләр башкарыла. Узган 2016 нчы елда гына безнең хезмәткәрләребез 500 дән артык федераль закончылылык бозылу очрагын ачыкладылар, һәм аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Шул исәптән, балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан тәртип бозуларны булдырмау, гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау, наркотик матдәләрнең таралуына юл куймау, коррупциягә, терроризм-экстремизмга каршы торуга аерата зур игътибар бирергә тырышабыз.
Узган елдагы уңышларыбызның нигезендә район прокуратура коллективының бердәм максат белән эшчәнлек алып баруы, суд һәм хокук саклау оешмалары, муниципаль районның авыл җирлекләре белән бергәләшеп тыгыз элемтәдә эшләве ята. Алга таба да "без гаделлек өчен" шигареннән тайпылмаячагыбызга ышандыра алам. Бер үк вакытта хезмәткәрләребезне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп үтәм.
Руслан Шакирҗанов,
район прокуроры,
юстиция советнигы.
Нет комментариев