Исерек өйдәшләр үзләренең этләрен пешермәкче булган.
Алар газ плитәсен сүндерергә онытып йоклап киткәннәр һәм шуннан янгын килеп чыккан.
Ирне авыр хәлдә шифаханәгә озатканнар, ә 35 яшьлек хатын инде үлгән булган. Полициягә төтен исе таралгач, күршеләре шалтыраткан, дип яза "Правда.ru". Шакыганга ишек ачучы булмагач, фатир ишеген ватарга мәҗбүр булганнар. Янгын сүндерүчеләр кухняда эт тиресе һәм калган ит кисәкләрен тапкан. Шкафта ике айлык эт балалары да булган. Алар төтенгә тончыгып үлгән. Бу хәл Свердлау өлкәсендәге Карпинск шәһәренең Южная урамындагы 8 катлы йортында була.
Источник: http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/13913-et-pesherәbez-dip-үzlәre-zyiyan-kүrgәn.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев