Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җиңел кәсеп китермәс байлык

Җәйге матур көннәрнең берсендә Полянка авылына ВАЗ-2114 автомобиле белән ике егет килеп төшәләр. Алдан күзләп йөргәннәр күрәсең ялгыз яшәүче "К" әбинең ишеген шакыйлар.

Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре дип таныштыралар. Эшлекле кыяфәттә газ счетчигын алыштырырга вакыт җиткәнлеген аңлаталар. Алдан түләргә кирәк дип әбинең 3000 сум акчасын алалар.
Шулай җиңел генә кергән акча егетләрнең нәфесен кузгата. Икенче корбанны Анатыш авылында табалар. Граҗданка "Л" га су хисаплагычы урнаштырырга тәкъдим итәләр. Егетләрнең берсе әбине сөйләштереп зал бүлмәсенә алып керә. Шул вакыт икенчесе кухня стенасына эленгән сумкадан әбинең 21000 сум акчасын урлый.
Казанга кайткач, егетләр "уңышлы эш"ләрен әйбәтләп "юалар". Тик бәйрәм озак бармый. Исерек хәлдә руль артына утырган егетләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлап ябып куялар. Ә бу вакытта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре игътибарын Анатыш авылындагы камера "күзе"нә эләккән шикле,чит машина җәлеп итә. Номеры, маркасы белән эзләүгә игълан итәләр. Ә тегеләр ябылуда. Безнең полиция хезмәткәрләренә егетләрне "җылы килеш" барып аласы гына кала. Менә шулай тәмамлана алдаркаракларның маҗарасы. Егетләрнең берсе урлашуда катнашканы өчен 1 ел 6 ай утырып чыккан булган инде. Әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган шул. Яңадан кыңгыр юлны, җиңел кәсепне сайлаган.
Суд утырышында аларга гаепләрен тулысынча танудан башка чара калмый. Егетләрнең берсе 250 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. кенчесе шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://rundl.ru/uploads/community/posts_16/390942/640x600_1_85_962184567.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кәсеп