21 сентябрьгә каршы төндә билгесез вандаллар Анатыш авылы мәдәният йорты каршындагы "Геройлар аллеясы"ның коймасын ваталар, тимер калайларын бөгәләр.
Шуңа өстәп чүп-чар контейнерын аударалар. Изге урынны мәсхәрәләп бик күп анатышлыларга мораль зыян китерәләр. Шулай ук 1500 сум күләмендә материал зыян да салалар.
Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре гаеплеләрне бик тиз ачыклыйлар. Геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне Анатыш авылында яшәүче 14-17 яшьлек үсмерләр мәсхәрәләгән икән. Икесе Балык Бистәсе гимназиясендә, икесе Агротехник техникумда укыйлар. Балигъ булмасалар да, кылган гамәлләре өчен җавап бирердәй яшьтә инде үзләре. Административ материаллар төзелеп балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелгәннәр.
16 яшьләре тулган икесе административ җаваплылыкка тартылалар. Балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен ата-аналарына да җавап бирергә туры киләчәк. «Ник ваттыгыз?»,-дип сорагач: "Болай гына, тик торганнан, кызык өчен",-дип җавап биргәннәр үсмерләр.
Вату, җимерүдән кызык, ниндидер рәхәтлек тапкан малайлардан киләчәктә кем чыгар соң? Ата-аналар менә шул хакта ныклап уйлансыннар иде.
И. Шакирҗанов.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев