Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Гаебе расланды: утырттылар...

Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы Казан балалары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте быел 21 майда, Түбән Новгород өлкәсе Кстово районында булган иде. Бүген автобус хуҗасын хөкем иттеләр.

Әлеге җинаять эше буенча төп фигурант - һәлакәткә очраган "Мерседес Бенц 22360С" микроавтобусының хуҗасы, 51 яшьлек Виктория Ларина. Ул саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән, кеше гомере куркынычсызлыгына җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә (РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 3 нче бүлеге) гаепләнелде.

Суд һәм тикшерү тарафыннан ачыкланганча, Виктория Ларина 19-20 май көннәрендә ТР Каратэ федерациясе белән телдән генә килешү төзегән. Әлеге рейс өчен автобус хуҗасы 70 мең сум акча сораган. Ә үзе ике автобус йөртүчегә 7шәр мең сум ышандырган.

Ләкин аның йөртүчеләр белән рейс алды инструктажын үткәрмәве, аларның медицина тикшеренүе тәэмин итмәве ачыкланган. Моннан тыш автобуста балалар өчен махсус утыргычлар да, рейс алдыннан аның техник хәле тикшерелмәгән. Ул гына да түгел, балалар утырган автобус канунга каршы килеп, төнге вакытта хәрәкәт иткән.

Исегезгә төшерәбез, һәлакәт 21 май иртәсендә булды. Автобус йөртүченең руль артында йоклап китүе әйтелде. Автобусның "МАН" йөк машинасы белән бәрелүе аркасында 12 яшьлек кыз, ТР Каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин һәм икенче йөртүче вафат булды, 10-11 яшьлек 10 үсмернең сәламәтлегенә зыян килде.

Суд Виктория Ларинаны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм гомуми режимлы колониягә озату турында карар чыгарды.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50409

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаеп