Дүрт кешелек гаилә газга агуланып үлгән
Ир белән хатын, аларның 14 яшьлек кызлары һәм 9 яшьлек уллары үз фатирларында үлгән килеш табылган.
Тулада булган хәл турында башкаларга гыйбрәт булсын өчен хәбәр итәбез.
Гаиләнең үлеменә китергән төп сәбәп буларак газга агулану карала. Беренчел фаразлар буенча, бүлмәгә газ колонканың төзексез булуы аркасында таралырга мөмкин. Гаилә әгъзалары берничә көн алдан үлгән, дип фараз кылына. Аларны туганнары табып алган. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51143
Фото: http://www.cecz.cz/slides/24_1425157_M_Plyn.png
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев