Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Чулман елгасында кар машинасы белән балыкчылар боз астына чумган

Әлеге хәл Минзәлә районында булган: балыкчылар кулдан ясалган транспорт чарасы һәм кар машинасында булган.

Гадәттән тыш хәлнең берсе 22 декабрьдә 16:20 сәгатьтә Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылына каршы якта, ә икенчесе 23 декабрь төнендә - 01:15 сәгатьтә Дусай-Кичү авылы янында булган. Коткарылган балыкчылар - 1970, 1969, 1980 һәм 1985 елгы ир-атлар. Аларның барысы да исән-имин ярга чыгарылган. Кар машинасын судан чыгара алмасалар да, камералы мотоциклны коткарып калу мөмкинлеге бар, диелә.

Сүз уңаеннан, кичә коткаручылар Татарстан сулыкларында адашкан дүрт балыкчыны да тапты.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52369

Фото: http://www.moygorod-online.ru/netcat_files/147/157/rybaki0711_thumb.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкчы