«Хезмәт ветераны» («Ветеран труда») исеме бирү шартлары үзгәргән дип ишеткән идек. Бу дөресме?»
Әлеге сорауга Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары Рәнис Мөксинов җавап бирә:
"Әйе, "Ветераннар турындагы" Федераль законга «Хезмәт ветераны» һәм «Хәрби хезмәт ветераны» исемнәрен бирүгә нигезләмәләрне тәгаенләүче үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә «Хезмәт ветераны» («Ветеран труда») исеме бирү шартларына берникадәр үзгәрешләр кертелә.
Хәзер бу исемнәрне алу хокукын бирүче бүләкләр исемлегенә Россия Президенты Почет грамотасы, Россия Президенты Рәхмәте дә кертелә.
Моннан тыш «Хезмәт ветераны» («Ветеран труда») исеме биргәндә бер өлкәдә (икътисад тармагында) 15 елдан ким булмаган стаж, хезмәттәге казанышлар өчен бирелгән ведомство билгеләре дә исәпкә алыначак.
«Хезмәт ветераны» («Ветеран труда») исеме алу өчен шулай ук пенсия билгеләү өчен исәпләнә торган хезмәт (страховой) стажы (ир-атларга-25, хатын-кызларга 20 ел), яки тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) бирелә торган пенсия стажы булу мәҗбүри шарт булып тора.
Үзгәрешләр 2016 елның 1 июленнән үз көченә керәләр.
Нет комментариев