Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балыкбистәлеләр, игътибарлы булыгыз!

Еш кына редакциябезгә җир алыш-бирешенә кагылышлы низаглы хатлар килә. Бу уңайдан, җир участоклары сатып алганда аеруча нәрсәгә игътибар бирергә? Әлеге сорауга Росреестр идарәсеннән алынган түбәндәге җавап күпләр өчен файдалы булыр дип ышанабыз.

"Җир кишәрлеген сатып алганда сатучы кулында документлар булырга тиеш. Барлык документта җирнең сыйфатлама күрсәткечләре берүк булырга тиеш. Моны зур чыгымнар түкмичә генә дә Росреестр сайтында "Күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар" бүлегенә кереп тикшерергә була.

Документта күрсәтелгәннәр чынбарлыкка туры киләме? Мисал өчен документтагы "Җир кишәрлеге торак йорт төзү өчен рөхсәт ителә" дигән язманы сайтка кереп, аның чынлыкта нәрсә өчен рөхсәт ителүен тикшерергә мөмкин. Җир участогының чынбарлыкта мәйданын, чиген дә кат-кат тикшерергә онытмагыз. Соңыннан дөреслекне ачыклавы чыгымлы булырга мөмкин. Бигрәк тә җир участогының сусаклагыч зонага, газүткәргеч магистральгә, электр челтәре биләмәсенә кермәвен ныклап тикшерергә кирәклеген дә истән чыгармагыз. Шулай ук алырга теләгән җир участогы хакында Бөтенрәсәй буенча бушлай бердәм телефон 88001003434 саннарын җыеп та теләгәнегезгә ирешә аласыз. Телефон тәүлек буена ялсыз эшли."

Фотосы: fullhousepab.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев