Балык Бистәсенең егет- кызлары паспортлы булдылар ( фотолар)
Бүген район мәдәният йортында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Аларга бу мөһим документны ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Әлмөхәмәтова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина тапшырды. Яшьүсмерләргә изге теләкләрен җиткереп истәлекле бүләкләр дә бирде алар.
Тантанада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты. Соңыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләренең махсус концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде.
Голназ Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев