Балык Бистәсендә ялган кредит рәсмиләштергән алдаркарак ирегеннән мәхрүм ителде
«Деньги в помощь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең Балык Бистәсендәге бүлекчәсе директоры акча эшләүнең бик җиңел ысулын уйлап тапкан.
Схемасы үтә гади. Акча алырга теләгән клиентлар өчен гаризаларны үзе тутыра, килешүләрне рәсмиләштерә. Кредит алучылар аңа документларының күчермәләрен калдыралар. Ә намуссыз директор аларны икенче кредит алу өчен файдалана. Кайберәүләрне банк сезгә кредитны хупламады дип борып чыгара. Үзе исә алар исеменнән кредит рәсмиләштерә. Тикшерү барышында аның шул рәвешле бик күп акча үзләштергәнлеге ачыклана. Бу гына да җитми ханымга. Әпитет ашаганда ачыла, диләрме әле. Кредит алган гражданнар кредитны каплау өчен акчаны әлеге хатынга тапшыралар. Ә ул банкка күчерәсе урынга кесәсенә шудыра. Үз кесәсе якынрак бит. Кыскасы гөрләтеп, типтереп яши бирә. Тик менә ахыры ничек бетәсен генә уйламый. Вакыт бара,ә кредитлар түләнми. «Деньги в помощь» хезмәткәрләре клиентларга шалтыратып кредитлар өчен түләүне таләп итә башлыйлар. Ә гражданнар кредит алулары турында беренче ишетәләр! Беришләре директорга акча бирдек ләбаса дип гаҗәпкә калалар. 58(!) фиктив килешү төзергә өлгерә мошенница, 9 заемчының кредит түләргә дип биргән акчасын үзләштерә. Шул рәвешле «Деньги в помощь» җәмгыятенә өч миллионнан сумнан артык зыян сала. Күпме генә чорнасаң да чыга шул йомгак очы.
Балык Бистәсе район суды аның криминаль талантын югары бәяләде.Өч ел гомерен гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк инде ул хәзер. Китерелгән зыянны каплау турында дәгъва да канәгатләндерелде.
Татьяна Валиева,
"Диалог" матбугат үзәге.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев