Балык Бистәсендә “Шартлы хөкем ителүче” профилактик операциясе үткәрәләр
20-24 март көннәрендә республикабыз, шул исәптән район территориясендә Россия җәзаларны үтәтү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә "Шартлы хөкем ителүче" профилактик операциясе үткәрәләр.
Опертив хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итү, кабат җинаятьләрне кисәтү, җинаять-башкарма инспекцияләрдә исәптә торучыларны тәрбияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру, алар тарафыннан хокук бозуларга юл куймау, хөкем ителүчеләргә ярдәм күрсәтү-- бу операциянең төп максатлары булып торалар.
Безнең районда профилактик исәптә ирегеннән мәхрүм ителмичә хөкем ителгән 45 кеше исәптә тора. Аларның күпчелеге төзәлү юлына басканнар һәм тәртипле көндәлек тормыш белән яшиләр. Әмма араларында җәмәгать тәртибен бозучылар, исерткеч эчемлекләр кулланучылар, җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручылар да очрый.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев