Балык Бистәсендә чаралар көтелә
3 сентябрь көне Россиядә "Терроризмга каршы теләктәшлек көне" итеп кабул ителде.
Моннан берничә ел элек шушы көнне Беслан шәһәрендә булган кайгылы, аяныч вакыйгадан соң, Россиядә бу көнне "трагедия көне" итеп тә искә алалар. Үткәннәргә күз салсак, беренче сентябрьдә әлеге шәһәрнең беренче мәктәбен террористлар яулап алган иде. Ике көн дәвамында мәктәп спортзалын укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналарын биктә, камауда тоттылар. Шулай итеп, ул кайгы көне булып хәтердә калды.
Балык Бистәсе районында да массакүләм чаралар үтә. Икенче сентябрь көнне мәктәпләрдә әлеге темага карата махсус укулар оештырылды. Шулай ук мәчет һәм чиркәүләрдә намаз укып, террор нәтиҗәсендә һәлак булганнар рухына дога кылалар. Китапханәләрдә күргәзмәләр оештырылачак, өлкән сыйныфлар өчен кинофильм күрсәтеләчәк. Асфальтка рәсем төшерү, иҗади эшләргә дә конкурслар булачак. Яшүсмер һәм яшьләр арасында спорт чаралары да каралган. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, районда "Экстремизм-юк!" исемле айлык игълан ителде. Ул беренче сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Шушы көннәрдә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар арасында әлеге көн уңаеннан әңгәмә оештырдылар.
Бу көнне башка илләрдә дә халык төрле форум, фестиваль, конференцияләрдә катнаша. Аларның барысын да "Без терроризмга каршы, безгә тыныч тормыш кирәк", дигән теләк берләштерә.
Гөлназ Зарипова.
Фотосы: ia-centr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев