Балык Бистәсендә “Алкоголь» операцисе бара
Район территориясендә "Алкоголь» оператив-профилактик операция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 357 литр спиртлы сыеклык, шул исәптән,15 литр әче бал алганнар.
Алкогольле эчемлекләрне, күп очракта сыраны сату кагыйдәләрен бозуның дистәгә якын очрагы ачыкланган.
Әле күптән түгел ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстанда җитештерелгән, федераль акциз маркасыз 367 шешә аракыны каядыр алып баручы җиңел машинаны тоткарлаганнар.
Фото: http://www.novoteka.ru/seventexp/6408528
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев