Балык Бистәсе үзәк мәчетендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору киңәшмәсе үткәрелде
Мәчеттә-«түгәрәк өстәл»
Балык Бистәсе үзәк мәчетендә "Экстремизмга-юк" айлыгы кысаларында терроризм һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үткәрелде. Анда терорризмга каршы көрәш комиссиясенең эшче группасы, район эчке эшләр бүлеге, газ эксплуатацияләү, электр челтәрләре, янгынга каршы көрәш службалары хезмәткәрләре һәм район авылларының имам-хатыйблары катнаштылар.
Киңәшмәнең мәчеттә уздырылуы очраклы түгел. Дини, милли мәсьәләләрдә толерантлык, үзара хөрмәт тәрбияләүдә, экстремизм күренешләренә каршы торуда дин әһелләренең роле бәхәссез.Районның муниципаль хакимият органнары да бу гаять четерекле мәсьәләдә мәхәлләләребезнең абруйлы имамнарына таяналар. Хокук саклау, җирле үзидарә органнары һәм дини оешмалар тыгыз элемтәдә торып, үзара аңлашып эшләсәләр генә экстремизмга һәм терорризмга каршы торуда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бигрәк тә чит илләрдә яшәп, шикле дини "белем" алып кайткан, «Таблиг» кебек радикаль ислам хәрәкәте тарафдарларына карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Авылларга килгән шикле кешеләр, җәмәгать урыннарында табылган хуҗасыз сумка, предметлар турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәклеге искәртелде.
Киңәшмәдә иң элек балаларыбызны милли гореф-гадәт, традицион дин нигезендә тәрбияләргә кирәклеге ассызыкланды. Чыннан да безнең тәрбия, игътибар җитмәгән балаларның шайтан коткысына бирелүе дә ихтимал бит. Шуңа да мәчетләр каршындагы дин нигезләрен өйрәтү буенча түгәрәкләрне нәтиҗәле эшләтү бурычы куелды.
Илгиз Җамалиев.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев