Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе үсмерләре күз уңында (фотолар)

"Үсмер-2016" ведомствоара профилактик операцияcенең беренче этабы тәммаланды. Аның йомгаклары белән балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Валерий Токранов таныштыра:

Операциянең "Күзәтүчесез үсмер" этабында төп игътибарны социаль куркыныч хәлдәге, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрне ачыклауга юнәлттек.
Бу максаттан 4 ведомствоара рейд үткәрдек. Социаль куркыныч хәлдәге 10 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Ата- аналар, балалар белән гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында әңгәмәләр үткәрелде, психолого-педагогик һәм социаль яклау мәсьәләләр буенча консультатив ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көнгә ведомствоара исәптә социаль куркыныч хәлдәге 10 гаилә бар, аларда 20 бала яши. Күпчелеге исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле, балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата-аналар. Башка чара калмагач 5 бала "Акчарлак" социаль приютына урнаштырылды. Cоңгы рейдлар вакытында тагын ике социаль куркыныч хәлдәге гаиләне ачыкладык. Аларда дүрт кечкенә яшьтәге бала бар. Бер гаилә ведомствоара патронатка куелды.
Операция барышында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелде. Районда барлыгы 826 бала, шул исәптән 15 ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала, 7 инвалид бала, 343 аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче бала, 35 тулы булмаган гаилә баласы, 9 профилактик исәптә торучы бала җәйге ялның төрле формаларына җәлеп ителделәр. 25 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылдылар. 1 июньнән 21 июньгә кадәр 534 бала 15 мәктәп яны, 200 бала 9 хезмәт һәм ял лагерьларында ял иттеләр. 206 бала 12 балалар мәйданчыгына йөрде. Масловка мәктәбе базасындагы "Сәйлән" стационар сәламәтләндерү лагеренда 70 бала сәламәтлекләрен ныгыттылар. "Надежда" палаткалы лагеренда ике сменада 90 бала актив ял иттеләр. Чистайдагы "Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексына 4 бала җибәрелде.
Барлык мәктәп яны лагерларында, Агротехник техникумда, "Акчарлак" приютында полиция хезмәткәрләре белән берлектә сулыкларда, янгын очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, хокук тәртибе бозуларны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук лагерларда медицина хезмәткәрләре тәмәке тарту, исеркеч эчемлекләр куллану, наркоманияне профилактикалауга багышланган әңгәмәләр, лекцияләр укыдылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "сәламәтлек бәйрәм"нәре оештырылды. Социаль яклау бүлеге тарафыннан балигъ булмаган балалы 4 гаиләгә 38370 сум күләмендә материаль ярдәм күрсәтелде.
Операция барышында караучысыз, сукбайлыкта йөрүче балаларны профилактикалау субъектлары 16 тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ата-ананы яшәү урыннарына барып тикшерделәр. Үсмерләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләре, гаиләдә тәрбияләнү шартлары игътибар үзәгенә алынды.
"Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында" 71 нче Татарстан Республикасы Законы үтәлешен дә контрольгә алдык. Әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итүдә зур роль уйный. Кызганычка каршы кайбер ата-аналар моны аңлап бетермиләр. Балигъ булмаган балаларның төнлә тиеш булмаган урыннарда йөрүләрен ачыклау максатыннан 4 рейд үткәрдек. Алар барышында 6 үсмер тоткарланды. Административ материаллар карап тикшерелгәннән соң 2 ата-ана кисәтелде. Кабатлап әйтәбез, әлеге законны үтәмәгән очракта ата-аналарга 1000 сумга кадәр штраф та салынырга мөмкин.
"Караучысыз бала" операциясе барышында балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылу очраклары теркәлмәде. Шулай да вак урлашуда тотылган үсмергә төзелгән 1 административ беркетмә каралды. Комиссия утрышларында 7 ата-анага карата административ чаралар күрелде.
Хәзерге көндә профилактик операциянең "Үсмер-каникуллар" дип исемләнгән этабы бара.Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев