Балык Бистәсе районында Сабантуйдан калган авыш колгадан егылып 11 яшьлек бала үлгән
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерү органнары бала үлеме буенча җинаять эше кузгаткан.
Әлеге фаҗига Балык Бистәсе районы Биектау авылында булган. 11 яшьлек малай Сабантуй мәйданындагы авыш колга буйлап йөргәндә, агач колга сынган, малай егылыган һәм сынган багана аның башына бәргән. Малай урында ук җан биргән.
РФ Җинаять кодексының 293 нчы маддәсе 2 нче бүлеге ("Эшкә салкын карап, сакксызлык аркасында кеше үлеменә китерү") буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48589
Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/4516/ivan-afa.a7/0_6b3b1_cf2568d6_XL.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев