19 ноябрь көнне 13.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Бердәм консультацияләр көне» үткәрә.
Бу чарага күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүгә кагылышлы төрле оешмалар: Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым службасы, Федераль техник инвентаризация бюросы, опека һәм попечительлек органнары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре катнашалар.
Муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен «Бердәм консультатцияләр көне» Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлекләрендә уздырыла.
Бу көнне теләге булганнар күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве узуга, (шул исәптән балигъ булмаганнар катнашында, ана капиталы средстволарын файдаланып) торак приватизацияләү, шулай ук җир закончалыклары, җир участокларына кадастр исәпкә алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр алалар.
Идарәнең территориаль бүлекләрендә көн дәвамында тиешле консультация ала алмаучылар өчен «кайнар телефон» линияләре эшли. Аларга мөрәҗәгать итеп гражданнар йортларыннан чыкмыйча, эш урыннарыннан китмичә квалификацияле ярдәм ала алалар.
Фото: http://nurlat.tatarstan.ru/file/Image/.JPG
Нет комментариев