Балык Бистәсе прокуратурасы гражданнарның хокуклары һәм ирекләре сагында тора
12 гыйнвар- Прокуратура хезмәткәрләре көне. 1722 елның 12 гыйнварында Петр l Сенат һәм башка дәүләт учреҗдениеләреннән өстен торучы яңа органга- прокуратурага нигез сала. Император прокуратура алдына контрольлек,күзәтчелек итү функцияләрен йөкли.
Моннан соң 294 ел вакыт узды. Прокуратура да авыр үсеш юлы узды, һәр чорда дәүләт тормышында аерым роль уйнады, законлылыкны үтәү сагында торды. Елдан-ел үзләренең проблемалары, бәла-казалары белән прокуратура органнарына мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Бу факт граҗданнарның законнарга, прокуратура органнарына ышанычы артуы турында сөйли.
Прокуратура хезмәткәрләре пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаганнарның, шул исәптән ятим, тәрбиячесез калган балаларның хокукларын яклау буенча зур эш башкара. Прокуратура хезмәт закончалылыгының үтәлеше,хезмәт хакы түләү буенча бурычларны бетерү кебек мәсьәләләрне дә күз уңында тота. Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә закон бозу фактлары оператив хәл ителә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау, коррупциягә, наркотикланың законсыз әйләнешенә каршы көрәш, судта дәүләт гаепләвен яклау... Җәмгыятнең бер генә өлкәсе дә прокуратура органнары игътибарыннан читтә калмый.
Балык бистәсе районы прокуратурасы коллективы бүгенге көндә граҗданнарның хокукларын, дәүләт һәм җәмгыять мәнфагәтьләрен яклау буенча бурычын намус белән үти.
Хөрмәтле хезмәттәшләремне, ветераннарны, аларның гаиләләрен Россия Федерациясе хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар телим.
Руслан Шакирҗанов,
Район прокуроры, юстиция киңәшчесе.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев