Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе Корноухово авылы яшьүсмерләре белән очрашу үткәрелде

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО- ООН) игълан иткәнчә 9 декабрь халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы көннәрдә Корноухово авылы клубында авыл яшьүсмерләре белән "Яшьләр коррупциягә каршы" дип аталган информацион сәгать үткәрелде. Аның эшендә авыл буенча полициянең уполномоченный участок инспекторы Руслан Шигапов катнашты. Чара "Коррупция -яман чир" девизы астында үтте һәм сорауларга җаваплар формасында барды. Руслан Шигапов мәгълүмати информацион чыганаклардагы язмалардан файдаланып коррупциянең чыгу сәбәпләрен, мәгариф, сәламәтлек саклау, хокук саклау һәм башка өлкәләрдә булган мисаллар китерде. Шулай ук кыскача гына 2008 елда кабул ителгән Федераль Закон белән дә таныштырып китте. Коррупциягә каршы көрәшнең ысулларын аңлатты, алар арасында иң гадие "ЮК" сүзе икәнен ассызыклады.

Участок инспекторы сорауларга җавап бирде һәм очрашуны йомгаклап: "Коррупция начар күренеш. Ул законга каршы килә торган гамәл. Кеше һәрвакыт гадел булырга тиеш. Әйе, күп акча булу кызыктыра, күп әйберләр алып була. Тик бу адымнар өчен каты гына җәза чаралары каралган",- диде.

Гүзәл Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев