Балык Бистәсе “Акчарлак” приютында мавыктыргаыч очрашу булды
"Терроризмга каршы көрәш" айлыгы уңаеннан "Акчарлак" приютында Югары Тегермәнлек авылының участок полициясе хезмәткәре Рушан Шәфигулиин һәм янгын саклау бүлеге хезмәткәре Ринат Гайнуллин белән очрашу үткәрдек.
Аралашу бик җанлы һәм мавыктыргыч булды. Приюттта тәрбияләнүче балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Төгәл җаваплар алдылар. Рушан Шәфигуллин "терроризм" сүзен төрле мисаллар нигезендә үтемле итеп аңлатты. Янгын куркынычсызлыгы турында да сөйләделәр.
Балларга бу очрашу бик ошады. Кайбер малайлар киләчәктә янгын сүндерү хезмәткәре буласы килүләрен әйттеләр. Алга таба да мондый очрашулар булып торсын иде дигән теләктә калабыз.
Гөлнур Шәйхиева,
"Акчарлак" приюты тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев