Балык бистә районында Полянка китапхәнәсендә экстремистик әдәбият табылган
Февраль ае ахырында Балык бистәсе прокуратурасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре белән берлектә район китапханәләрендә экстремизмга каршы тору өлкәсендә федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Аның нәтиҗәләре белән район прокуроры Руслан Шакирҗанов таныштыра:
-Тикшерү вакытында Балык бистәсе "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"ның Полянка авылы китапханәсе киштәләрендә тыелган өч экстремистик китап булуы ачыкланды: Мухаммед Ибн Джамил Зину ның "Столпы ислама и веры" һәм Абдел Хамид Джуда ал-Саххарның "Религиозные повествования" сериясеннән "История җизнеописания Посланника Аллаха". Әлеге китаплар Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгы тарафыннан расланган экстремистик материаллар исемлегенә кертелгәннәр.
Бу факт буенча авыл китапханәчесенә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.29 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
5 март көнне Балык бистәсе район суды бу административ эшне карап китапханәчене 2000 сум күләмендә штрафка тартты. Тыелган экстремистик әдәбият конфискацияләнде.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев