Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балага бурыч иң зур гөнаһ

Балигъ булмаган баланы тәрбияләү, матди яктан тәэмин итү һәр ата-ананың изге бурычы. Бу закон (гаилә кодексының 80 маддәсе, 1 пункты) нигезендә дә каралган. Ни кызганыч, Россиядә ел саен һәр өченче гаилә таркала. Бигрәк тә кече яшьтәге балалары булган ата-аналарның аерылышуы аяныч хәл инде. Алга таба бергә яши алмаган ир белән...

Балигъ булмаган баланы тәрбияләү, матди яктан тәэмин итү һәр ата-ананың изге бурычы. Бу закон (гаилә кодексының 80 маддәсе, 1 пункты) нигезендә дә каралган.
Ни кызганыч, Россиядә ел саен һәр өченче гаилә таркала. Бигрәк тә кече яшьтәге балалары булган ата-аналарның аерылышуы аяныч хәл инде. Алга таба бергә яши алмаган ир белән хатыннан бигрәк балалар кызганыч бу очракта. Өстәвенә кайбер аталар (сирәк булса да аналар) балаларына матди яктан булса да ярдәм итәргә бурычлы булуларын онытып җибәрәләр, теге яки бу сәбәпләр табып алимент түләүдән баш тарталар, качып йөри башлыйлар. Шәригать буенча да бала алдында бурычлы булу иң зур гөнаһларның берсе бит.
Бүгенге көндә Татарстан суд приставларында алимент буенча бурычларны түләтү турында 35 меңгә якын документ исәпләнә. Безнең район приставларында 107 шундый башкарма документ бар. 37 кешенең бурычы кеременнән (хезмәт хакыннан) тотып калына. 61 кеше ирекле рәвештә түлиләр, ә менә 9 кеше алимент түләүдән бөтенләй качып йөри.
Балаларына 300 меңнән алып 800 мең сумга кадәр бурычлары булган аталар да бар бездә. Агымдагы елда аеруча зур бурычлары булган 4 ата-ана суд приставлары район бүлеге тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 157 нче маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Ә бер ата шартлы рәвештә ярты елга хөкем ителде. Хәзер ул Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче улына алимент түли башлады.
2012 елны 6 гыйнварыннан РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер алимент түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартып 1 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
Уку елы башлангач без алимент түләттерү буенча эшне тагын да активлаштырдык. Приставлар ата-аналарга уку елы башлангач балаларга матди ярдәмнең аеруча кирәк булуын искәртәләр, ата-аналарның хисләрен уятырдай хатлар җибәрәләр. Аеруча зур бурычлары җыелганнарның йортларына, эш урыннарына да барабыз. Мөмкинлекләре булып та түләмәүчеләр аеруча игътибар үзәгендә тотылалар. Сүз белән аңламаганнарны административ һәм җинаять җаваплылыгына да тартырга туры килә.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев