Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җаваплы Балык Бистәсе хезмәткәре җавапка тартылды

Район прокуратурасы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетында дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен хезмәтләр башкару, товарлар сатып алу өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.

Аның нәтиҗәсендә Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты бухгалтериясе баш белгеченең урамнарны яктырту, шулай ук артык үскән агачларны кисү, ташу хезмәте күрсәтүгә контрактлар тексты әзерләгәндә ялгышлыклар җибәрүе ачыкланды. Аерым алганда, ул мондый контрактларның мәҗбүри шарты - заказчының подрядчыга акча средстволары кайтару срокларын кертмәгән. Шулай ук контракт шартларын тиешенчә үтәмәгән өчен якларның түләү шартларын (неустойка) исәпкә алмаган.
Бу фактлар буенча район прокуратурасы урындагы затка карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.30 маддәсе 4.2 бүлегендә (Россия Федерациясенең сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон таләпләрен бозып конкурс документациясен раслау) каралган ике административ материал төзеде.
Россия монополиягә каршы Федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе административ материалларны карап тикшерде. Урындагы кеше гомуми суммасы 6000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

Фотосы: lipetskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев