Узган атна ахырында район балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышыбулды.
Беренче булып комиссия каршына район үзәге мәктәпләренең 8-10 сыйныфларында укучы 4 үсмер һәм аларның ата-аналары басты. Бу "геройлар" ниндидер юк кына сәбәп табып бер яшьтәшләрен кич белән йортыннан чакырып чыгарганнар һәм читкәрәк алып китеп кыйнаганнар....
Узган атна ахырында район балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышыбулды.
Беренче булып комиссия каршына район үзәге мәктәпләренең 8-10 сыйныфларында укучы 4 үсмер һәм аларның ата-аналары басты. Бу "геройлар" ниндидер юк кына сәбәп табып бер яшьтәшләрен кич белән йортыннан чакырып чыгарганнар һәм читкәрәк алып китеп кыйнаганнар. Дүртәүләп бер малайны! Җинаятьләр кодексында төркемләп кылынган җинаять буларак бәяләнә инде бу гамәлләр. Яшьләре җитмәгәнлектән генә җинаять җаваплылыгына тартылмаганнар алар. Бу гамәлләре өчен "утлы табага утыртасы" урынга гимназия, икенче мәктәп вәкилләре әлеге үсмерләрне "үтерепләр дә" мактадылар инде. Яхшы укыйлар икән, өстәвенә спортчылар да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар икән ләбаса. Алар комиссия әгъзаларыннан үсмерләрне профилактик исәпкә куймауларын, биографияләренә тап төшермәүләрен үтенделәр. Беренчедән, "тап" төшкән инде. Аны "юуу" фәкать үсмерләрнең үзләреннән, аларның ата-аналарыннан тора. Алар бу "абынудан" тиешле нәтиҗәләр ясарлар дип ышанабыз. Ә исәпкә кую, куймау мәсьәләсендә соңгы сүзне район эчке эшләр бүлегендә әйтәләр инде.
Исәпкә куеп, җәмәгать тәрбиячеләре беркетеп тә дөрес юлга бастырып булмый бит кайберәүләрен. "Д" исемле үсмер бер төркем яшьтәшләре белән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлне мәсхәрәләгәне, коймасын ватканы өчен исәпкә куела. Бер елдан соң, үзен тәртипле тоткан егетебезне исәптән төшерәләр. Атна-ун көннән соң ул исерек хәлдә (!) машина йөртү таныклыгы булмаган килеш "Ока" автомобиле руле артына утырганы өчен тоткарлана. "Ана сөте белән кермәгәч, тана сөте белән керми", диләрме әле? Унберенче сыйныфта укучы үсмергә төнлә сыра эчеп, машинада җилдерергә түгел, ә бәлки тырышып укырга, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк ләбаса. Гамәлләреннән чыгып фикерләсәк, егетнең башка юлдан китәргә исәбе бар ахыры. Урамда "авторитет" казану кыйммәтрәк бугай аңа.
Бу үсмерләрне ниндидер җинаятьчеләр итеп күрсәтәсем килми инде. Кем әйтмешли, "су өстендәге йомычка" кебек вакытлары аларның. Ә төпкә китмәсеннәр өчен ата-аналардан, укытучылардан, һәр барчабыздан уяулык, игътибарлылык сорала.
Соңгы комиссия утырышларында еш кына тиешле вакыттан соң урамда, җәмәгать урыннарында йөргән үсмерләрнең тәртибен тикшерәбез, ата-аналарын административ җаваплылыкка тартабыз. Кайбер ата-аналар бу законга җитди карамыйлар. Әмма ул тиктомалдан гына уйлап табылмаган бит инде. Яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итүдә зур роль уйный әлеге канун. Нәкъ менә төнге караңгылык пәрдәсе астында үсмерләр күп очракта үзләреннән өлкәнрәк дусларына ияреп беренче мәртәбә сыра, аракы тәмен татыйлар. Башка бәргән хәмер пары "батырлыклар"га өнди. Ә ата-аналар арасында улларының, кызларының төнлә белән кайда, кемнәр белән йөрүе турында бөтенләй кызыксынмаучылар да бар. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары агымдагы елда гына да төнлә йөрүче балаларны ачыклау максатыннан 72 рейд үткәрделәр. 25 үсмер тоткарланды, ике дистәдән артык ата-ана кисәтелде, өчесенә штраф салынды, шулай ук бер урындагы кеше 3 мең сум штрафка тартылды. Ә комиссия әгъзаларының, полиция хезмәткәрләренең күзләренә чалынмаганнары күпмедер әле. Һәр үсмергә полиция хезмәткәре, комиссия әгъзасы беркетеп булмый бит инде. Шулай булгач, баланы контрольгә алу беренче чиратта ата-ана эше. Өйдә, мәктәптә тәртипле, тыңлаучан бала да кичке урамда үзен башкача, алар теле белән әйтсәк, "текә"тотарга омтыла бит. Үсмерне урам йогынтысыннан вакытында йолып калу ата-аналарның, мәктәпнең мөһим бурычы.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев