Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Алтын тапкан өчен суд эскәмиясенә эләккән

Халык әйтмешли, бирәм дигән колына...

Амур өлкәсендә яшәүче «бәхет иясе» Зейск районы Большая Эракигра елгасы буендагы урманнан алтын салынган банка табып ала. Аның авырлыгы 880 грамм була. Дәүләткә тапшырасы урынга, ул табылдыгын автомобиленә яшерә һәм район үзәгендә старага уйлый. Аны полиция хезмәткәрләре кулга ала. Ирнең табылдыгын белгечләр 2,4 млн сумга бәяли.
Закон бозган иргә 5 елга якын төрмә яный.
Амур өлкәсенең Төньяк районнарында - Якутия һәм Байкал арты регионнарындагы кебек үк андый табылдыклар очрап кына тора икән. Биредә алтын ятмалары булганлыктан, дәүләт милкенә кул сузучылар да булгалый, күрәсең.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18858-altyin-tapkan-өchen-sud-eskәmiyasenә-elәkkәn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев