Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

АБАУ! Пенсионерларны 280 меңгә талаганннар

Әлмәт районы полиция хезмәткәрләре телефон мошенниклыгында шикләнелгән Самара өлкәсендә яшәүчеләрне эзли. Аферистлар Татарстанның ике пенсионерны алдарга да өлгергән. Алар китергән зыянның күләме - 281 мең сум.

74 яшьлек пенсионер әбигә 5 гыйнвар көнне таныш булмаган кеше шалтырата. Зыян күрүче сөйләвенчә, телефондагы тавыш аның улыныкына охшаган булган. Шалтыратучы "туганы" исә эшендә хезмәттәшенә зыян китереп, хәзерге вакытта полиция бүлегендә булуын хәбәр итә."Туган"ны иреккә чыгару өчен 200 мең сум акча кирәк була. Пенсионер карчык ышанып, 50 мең сумга әҗәткә керә, өй янына килгән таксистка биреп җибәрә. Бары тик соңыннан гына үзенең алданганлыгын аңлый.
Икенче көнне шушы ук юл белән 87 яшьлек пенсионер картны алдаганнар. Аңа "оныгы" шалтыратып, үзенең юл-транспорт һәлакәтенә эләккәнен хәбәр итә. Бабай ышанып, подъездга кадәр килгән курьерга 130 мең сумын чыгарып бирә, ә 101 мең сумын дүрт төрле абонент номерларына күчерә.
Полиция хезмәткәрләренә әлеге телефон номерларының Самапа өлкәсендә теркәлгәнлеге билгеле була. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52805
Фото: http://komi-news.ru/images/cms-image-000002306.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар