40 яше тулмаган хатын-кызларга тәмәке сатмаячаклар
Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән.Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана.
Депутатлар фикеренчә, хатын-кызның тәмәкегә бәйлелегеннән бар тик канунлы юл белән генә котылып була. Канун проектында сатучының хатын-кыздан паспортын сорарга хаклы булуы да әйтелә. Проект әзерләүчеләр канун бозган хатын-кызны - 3-5 мең, ә сатучыны - 30-50 мең, ә сәүдә ноктасы хуҗаларын 100-150 мең сум штрафка тартырга тәкъдим итә.
http://intertat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев