Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Югалган шоферны эзләргә алынучылар ишәя бара, тик әлегә эзенә төшә алмыйлар

Подмосковьедан килгән 33 яшьлек машина йөртүчене Татарстанда инде 11 көн эзлиләр.

Волонтерларга шушы көннәрдә Илья Спиринның хатыны да кушылды. Соңгы тапкыр ире аңа 28 декабрьдә шалтыраткан булган. Шул ук көнне ул әнисенә дә шалтыраткан. 22.30 сәгатьләр тирәсендә ул үзенең ниндидер урманда йөрүен әйткән. Ир сөйләшкән вакытта елаган һәм аны тизрәк моннан алып китүләрен сораган.

Спиринның башында травма булуы билгеле. Ул бик каты бәрелгән яки аны кемдер кыйнаган дигән фаразлар бар. Аның "ЗИЛ" машинасын Лениногорск районындагы бер АЗС янында юл читендә тапканнар.

Волонтерлар һәм Ильяның хатыны җирле экстрасенсларга мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе ир-атны Бөгелмә яки Лениногорск вокзалларында эзләргә кирәклекне әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X