Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда М-7 трассасында тагын котычкыч юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, өч кеше реанимациядә

Әлеге юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Югары Ослан районында М-7 трассасында булган.

Daewoo Nexia автомобиле Казанга таба хәрәкәт иткән. "Лада Гранта" һәм "Лада Калина" машиналары каршы яктан барган. Көтмәгәндә "Лада Калина" башта "Гранта"га, аннары каршы яктан килә торган "Daewoo Nexia"га килеп бәрелә.


Беренче мәгълүматлар буенча, "Калина" юл кырыена килеп бәрелә һәм автомобиль йөртүче идарәсен югалта. Нәтиҗәдә, "Калина" йөртүчесе һәм янындагы пассажиры урында вафат булган. "Daewoo Nexia"ның ике пассажиры һәм тагын бер зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. "Лада Гранта" белән идарә иткән ир зыян күрмәгән.

(intertat.ru.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X