Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстан прокуроры Балык бистәсендә

Узган атнада районыбызда Татарстан республикасы прокуроры Илдус Сәет улы Нафиков булып китте.

Аның республика прокуроры итеп билгеләнүенә бер генә ай әле. Моңа кадәр И.Нафиков Татарстанның иң эре өч шәһәрендә-Түбән Кама, Яр.Чаллы һәм Казанда прокурор вазыйфаларын башкарды. Яр.Чаллыда эшләгән елларда ул оешкан җинаятьчел төркемнәрнең (ОПГ) тамырына балта чабуда зур өлеш кертте. Казанда шәһәрнең тарихи йөзен торгызуга, легаль булмаган комарлы уен "эшмәкәрләре"нә каршы көрәштә зур көч куйды.
Ә яңа постта ул республикада милләтара дуслыкны саклау, коррупция, экстремизмга каршы көрәш, эшмәкәрләр һәм кеше хокукларын яклауны алгарышлы юнәлешләр рәтенә куя. Иң мөһиме, прокуратура эшендә саннар һәм формаль күрсәткечләр артыннан куудан арынып, төп көчне кичектергесез стратегик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә кирәк дип саный.
Илдус Нафиков Татарстан прокуроры булгач үзенең эшчәнлеген көч структуралары, төрле җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән оппозицион лидерлар белән очрашулардан башлап җибәрде. Ә хәзер прокурор республикабыз районнарында гражданнарны кабул итә. Җәйгә кадәр бөтен районнарда булып республикадагы ситуацияне өйрәнүне максат итеп куйган.
Балык бистәсе прокуратурасында узган кабул итүдә дистәгә якын кеше килгән иде. Гражданнар Татарстан прокурорына җир участокларын рәсмиләштерү, эшкә урнашу, күп катлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр. И.Нафиков шундый ук очрашуны Шумково авылында да үткәрде.
Соңыннан район прокуратурасында хокук саклау органнары һәм башка көч структуралары хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Республика прокуратурасы алдында торган бурычлар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
республика прокуроры Илдус Нафиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев