Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тамырын корытасы иде!

Матбугат чараларыннан мәгълүм булганча, соңгы вакытларда ришвәтчелек, «откатларга» каршы көрәшкә илбашлары үзләре алындылар. "Һәм намус кушканча яшәргә теләүчеләр"не мөгезләреннән алып арканчыкларга булдылар. Шул максаттан, һәрбер районда район башлыкларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре барлыкка килде. Безнең районда исә әлеге җаваплы вазыйфаны-Розалия Роберт кызы Фахуртдиновага йөкләделәр. Ә түбәндә аның беренче...

Бүгенге көндә коррупция җәмгыятебездә нык һәм югары тизлектә тамырлана баручы рухи авыруларның берсе булып тора. Ул социаль үсешебезне тоткарлый, җирле үзидарә институтына ышанычны киметә, экономик һәм инвестиция юлында өстәмә киртәләр тудыра. Шул сәбәпле аның белән көрәшнең югары ноктага, игътибар үзәгенә күтәрелүе очраклы хәл түгел. Соңгы елларда Татарстанда коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә шактый конкрет чаралар күрелә башлады. Дөрес, шактый тамырланырга өлгергән бу чирне бер-ике көндә генә юкка чыгару, дәвалау мөмкин түгел. Һәм бөтен җәмгыять белән алынмасак бер яклы административ чаралар күрү генә хәлне җиңеләйтмәячәк.
Еш кына күпләр үзләре үк коррупциянең яшәвенә этәргеч адымнарга барып торалар. Медицина ярдәме, юл хәрәкәте хезмәткәрләренең "шәфкатьлелеге", белем бирү системасы, балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең "теләктәшлеге" өчен акча тәкъдим итүчеләр һәр адымда диярлек күзәтелә.
Райондашларның җавапларына караганда, ришвәт бирүчеләр үзләренең гамәлләрен инстанцияләр буйлап йөреп талчыгудан, кәгазь боткасыннан туеп кылуларын искәртәләр. Икенче категория ришвәт бирүчеләр исә, мәсьәләне хәл итүчеләрнең ришвәт алганлыкларын белеп, шул юл белән үз сорауларына җавап табалар, теләк-нәтиҗәләренә ирешәләр. Ә бит законда алучы өчен генә түгел, бирүче өчен дә статьялар каралган, җаваплылыкны күздә тота. Хәер, бу хакта закон кысаларында, алга таба сезне газета аша күбрәк таныштырырга тырышырбыз. Ә хәзер исә, район хакимият бинасында аноним тартма куелганлыгын җиткерәбез. Мондый тартмаларны якын вакытта район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды биналарына да урнаштырырга уйлап торабыз.
Моннан тыш райондашларыбыз өчен түбәндәге ышаныч телефоннарын җиткерәбез:
2-20-07-прокуратура;
2-24-80-район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе;
2-21-26-мәгариф бүлеге.
Сез әлеге телефоннар буенча битарафлык-ришвәт сорау һәм алу, хезмәт, эш урыннарыннан намуссыз файдаланучылар, хезмәт хакын конвертта түләү очраклары һәм башка коррупциягә кагылышлы гамәлләр турында хәбәр итә аласыз.
Аралашып яшик! Чирне вакытында дәвалау мең кыйммәт булуын истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев