Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мәк аны рәшәткә артына кертте

Наркотик халык сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган иң мәкерле афәтләрнең берсе. Кызганычка каршы, безнең районда да аны куллану, таратуга омтылу очраклары кабатланып тора.

Кечкенә генә авылда бер гаилә яши. Җайлап кына көн күрәләр инде. Кешедән артык та, ким дә түгел, дигәндәй. Йортлары янында бакчалары да була булуын, әмма анда яшелчә, җиләк-җимеш утыртырга куллары җитми.
Аның каравы кыргый мәк гөрләп үсә. Җәен шау чәчәктә утыра, көзгә таба тартмачыгында орлыклар тула. Көннәрнең берендә ике таныш түгел кеше килеп мәкне сатуларын сорыйлар. Әллә юмартлыгыннан, әллә алыш-бирешнең отышлы булуыннан ризалаша хуҗа кеше. Бакчасындагы бөтен мәкнең саламын җыеп капчыкка тутыра да, авыл читендә көтеп торучы егетләр янына китә.
Гөнаһ шомлыгына каршы, бу көнне полиция хезмәткәрләре әлеге авылда "Алкоголь" операциясе үткәреп йөри торган булалар. Хокук сакчыларының игътибарын капчык күтәреп кача-поса, як-якка каранып каядыр баручы ир-егет җәлеп итә. Турыдан-туры мәк белән тотылгач барысын да сөйләп бирергә туры килә инде.
Хәер, судта бакчада үскән кыргый мәкнең наркотик матдә булуын белмәдем, дип акланмакчы була ул. Әмма хөкемдар моны игътибарга алмый шул. Чөнки билгеле булганча, законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый. Балык бистәсе район суды әлеге ир-егетне законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик матдә сатуга әзерләве өчен гаепле, дип тапты һәм ирегеннән мәхрүм итте. Аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына бу гамәлен ахырына җиткерә алмый ул.
Хәзер аңа сигез ел каты режимдагы төзәтү колониясендә утырырга туры киләчәк. Наркотиклар таратуга бәйле җинаятьләргә карата закон әнә шулай бик кырыс. Бу вакыйга күпләргә сабак булыр, шундый җинаять кылудан йолып калыр дип ышанабыз. Ялгыш адым ясаганчы ныклап уйланырга кирәк шул.
Татьяна Валеева.
«Диалог» матбугат үзәге.
Фото:

http://ru.upphotos.net/красный-мак-2.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев